Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Фердинат Дәүләтшин: ярдәмгә мохтаҗларга игътибарыгызны кызганмагыз

Районда социаль яклау системасына керүче оешма, бүлек һәм бүлекчә хезмәткәрләре 2016 елда башкарылган эшләренә отчет ясадылар, киләчәккә планнар кордылар һәм эштәге проблемалар турында фикер алыштылар. Безнең районда бу тармакта 100гә якын кеше хезмәт куя. Һәм алар берсе дә монда ялгыш килгән кешеләр түгел. Андыйлар биредә эшли дә алмас иде. Социаль...

Районда социаль яклау системасына керүче оешма, бүлек һәм бүлекчә хезмәткәрләре 2016 елда башкарылган эшләренә отчет ясадылар, киләчәккә планнар кордылар һәм эштәге проблемалар турында фикер алыштылар.


Безнең районда бу тармакта 100гә якын кеше хезмәт куя. Һәм алар берсе дә монда ялгыш килгән кешеләр түгел. Андыйлар биредә эшли дә алмас иде. Социаль яклау, социаль ярдәм, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатындагы хезмәткәрләр кеше ярдәменә мохтаҗ, җәберләнгән, киләчәк көнгә өметен, ышанычын югалткан катламга хезмәт күрсәтә.

Районда 8392 кеше социаль ярдәм ала, 2016 елда аларга 48 миллион 200 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Узган елда аз керемле һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә тулаем 532 мең 100 сум матди ярдәм бирелгән.

Утырышта катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин андый кешеләргә, андый гаиләләргә игътибарны тагын да арттырырга, аларның һәрберсе белән индивидуаль эшләргә, тормыш шартларын яхшыртуга мөмкинлек табарга тырышу зарурлыгын, моңа район җитәкчелеген дә ныграк җәлеп итәргә кирәклеген әйтте.

Озак еллар социаль ярдәм һәм социаль яклау бүлекләрендә хезмәт куйган хезмәткәрләр район социаль яклау бүлегенең Мактау грамотасына һәм истәлек бүләгенә дә ия булдылар. Социаль яклау бүлеге консультанты Елена Кочина, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты баш бухгалтеры Алия Гыйниятулова, пешекче Людмила Кандрова, социаль хезмәткәрләр Наталья Бороздина һәм Розалия Зарипова бу бүләкләрне район башлыгы кулыннан алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Мохтаҗлар Дәләтшин