Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Эштә дә, ялда да бергә

Безнең районда төрле милләт кешеләре дус, тату яши. Шешминкада - руслар, Лагеркада - чувашлар, безнең Мордва Афонькәсендә мордвалар гомер кичерә. Элек - электән бергә хезмәт куйдык, ялларыбызны да бергәләшеп оештырдык. Күптән түгел генә без Лагерка үзешчәннәрен концерт куярга чакырган идек. Алар бик теләп ризалаштылар, "Умарина" ансамбле белән берлектә авыл халкы...

Безнең районда төрле милләт кешеләре дус, тату яши.


Шешминкада - руслар, Лагеркада - чувашлар, безнең Мордва Афонькәсендә мордвалар гомер кичерә. Элек - электән бергә хезмәт куйдык, ялларыбызны да бергәләшеп оештырдык. Күптән түгел генә без Лагерка үзешчәннәрен концерт куярга чакырган идек. Алар бик теләп ризалаштылар, "Умарина" ансамбле белән берлектә авыл халкы игътибарына кызыклы программа тәкъдим иттеләр.

Ә аннан соң Шешминка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Лагерка һәм Мордва Афонькәсе үзешчәннәрен үзләренә чакырды. Тамашачылар безне бик җылы каршы алдылар, алкышларны кызганмадылар.

Мәдәният хезмәткәре көнендә Лагерка авылында зур концерт булды. Тамаша залында буш урыннар юк иде.

Ахырдан өч авылның мәдәният хезмәткәрләре эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, фикер алыштылар.

Татьяна Моисеева,
Мордва Афонькәсе авыл мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрле милләт кешеләре Мордва Афонькәсе авылы