Эштә дә, ялда да бергә
Безнең районда төрле милләт кешеләре дус, тату яши.
Шешминкада - руслар, Лагеркада - чувашлар, безнең Мордва Афонькәсендә мордвалар гомер кичерә. Элек - электән бергә хезмәт куйдык, ялларыбызны да бергәләшеп оештырдык. Күптән түгел генә без Лагерка үзешчәннәрен концерт куярга чакырган идек. Алар бик теләп ризалаштылар, "Умарина" ансамбле белән берлектә авыл халкы...