Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Эшсезләрне укыталар

Быел район мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы 36 кеше өстәмә һөнәр үзләштергән. Мәшгульлек үзәге республикадагы төрле уку йортлары белән килешү төзеп, эшсезләргә автогрейдер машинисты, куркыныч йөк ташучы, "В", "С", "Д", "Е" категорияле машина йөртүче, ЭВМ һәм котельный операторлары, чәчтараш, газ җиһазларына хезмәт күрсәтүче, электромонтер, бухгалтер, пешекче, трамвай йөртүче һөнәрләренә укырга мөмкинлек...

Быел район мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы 36 кеше өстәмә һөнәр үзләштергән.


Мәшгульлек үзәге республикадагы төрле уку йортлары белән килешү төзеп, эшсезләргә автогрейдер машинисты, куркыныч йөк ташучы, "В", "С", "Д", "Е" категорияле машина йөртүче, ЭВМ һәм котельный операторлары, чәчтараш, газ җиһазларына хезмәт күрсәтүче, электромонтер, бухгалтер, пешекче, трамвай йөртүче һөнәрләренә укырга мөмкинлек тудырган.

Эшсез калган якташларыбыз киләсе елда да мәшгульлек үзәге аша өстәмә һөнәр үзләштерә алачак. Теләге булганнар үзәккә мөрәҗәгать итә ала.

Мәшгульлек үзәгендә бүгенге көндә 173 кеше эшсез буларак исәптә тора. Шул ук вакытта 58 эш урыны да тәкъдим итәләр.

Агымдагы елның 11 аенда үзәккә 1139 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 502се эш эзләүче буларак теркәлгән, 358се эшсез дип табылган һәм аларга эшсезлек буенча пособие түләнгән. 11 айда 335 кеше эшкә урнаштырылган. 117 яшүсмер дә вакытлыча эшле булган.

Ел дәвамында мәшгульлек үзәге аша бирелүче субсидия хисабына 21 эшсез шәхси эшен башлап җибәргән. Субсидия алучыларның 8се - ваклап сату, 4се - тегү, 2се - транспорт хезмәте белән шөгыльләнәчәк.

Ел дәвамында үткәрелгән эш урыннары ярминкәләрендә 75 кеше катнашкан, 8се шунда үзенә эш тә тапкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined мәшгульлек үзәгендә