Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Эшне тәмамларга акча кирәк

2008 елның җәендә Иске Элмәле авылында төзелә башлаган чиркәүдә бүгенге көндә төзелеш эшләре тәмамланып килә, дисәң дә була. Ләкин интерьерны барлык чиркәү атрибутлары белән бизәү һәм территорияне төзекләндерү өчен тагын 2 миллион сум тирәсе акча кирәк. Храм, нигездә, искеэлмәлеләр һәм читтә яшәүче авылдашлары хисабына төзелә. - Иске Элмәледә гыйбадәт йорты...

2008 елның җәендә Иске Элмәле авылында төзелә башлаган чиркәүдә бүгенге көндә төзелеш эшләре тәмамланып килә, дисәң дә була. Ләкин интерьерны барлык чиркәү атрибутлары белән бизәү һәм территорияне төзекләндерү өчен тагын 2 миллион сум тирәсе акча кирәк.


Храм, нигездә, искеэлмәлеләр һәм читтә яшәүче авылдашлары хисабына төзелә.

- Иске Элмәледә гыйбадәт йорты ачылуга 20 ел тулды, ул бүген дә гамәлдә. Билгеле инде, авыл халкы яңа чиркәүнең тизрәк сафка басуын тели, - ди Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров. - Хәзер храмга иконостас, идәнгә бастыра торган киот, аналой һәм башка атрибутлар кирәк. Ә моңа халыктан җыелган акчалар гына җитми. Без хәлле якташларыбыз, оешмалар һәм предприятиеләр ярдәменә өметләнәбез.

Белешмә. Иске Элмәледә беренче чиркәү 235 ел элек - 1877 елда төзелә һәм ул 50 елдан артык эшли. 1928 елда атеистлар аның куполыннан тәресен төшерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Элмәле чиркәү төзелә