Е. Илюхин: "Иске Сережкино юлын ватылудан сакларга кирәк"
2000нче елда Иске Сережкино белән Иске Үтәмеш авыллары арасында күптән көтелгән асфальтлы юл ясадылар. Шуннан бирле безнең авылга елның теләсә кайсы вакытында бернинди проблемасыз кереп-чыгып була. Тик искесережкинолыларның шатлыгы озакка бармады. Нефтьчеләр әлеге юл буенча скважиналарыннан зур машиналар белән нефть ташырга керештеләр, нәтиҗәдә юл җимерелә башлады. Озак кына "тавышланганнан" соң...
2000нче елда Иске Сережкино белән Иске Үтәмеш авыллары арасында күптән көтелгән асфальтлы юл ясадылар. Шуннан бирле безнең авылга елның теләсә кайсы вакытында бернинди проблемасыз кереп-чыгып була.
Тик искесережкинолыларның шатлыгы озакка бармады. Нефтьчеләр әлеге юл буенча скважиналарыннан зур машиналар белән нефть ташырга керештеләр, нәтиҗәдә юл җимерелә башлады. Озак кына "тавышланганнан" соң моңа чик куелды, нефтьчеләр нефтьүткәргеч суздылар. Юлны шулай итеп саклап кала алдык бугай. Әмма 2017 елда күрше Лениногорск районының Яңа Сережкино авылында юл сала башладылар. Авыр йөк машиналары - МАНнар, КамАЗлар Иске Сережкино белән Иске Үтәмеш арасындагы асфальтлы юл буенча шунда таш ташыдылар. Йөкләре белән, ул машиналарның авырлыгы 30-40 тонна гына бардыр, әгәр күбрәк тә булмаса әле. Асфальт юлның кайбер урыннары шулай җимерелде. Ә аны кем төзәтәчәк?
Без Яңа Сережкинода юл салуларына шатбыз, тик бу башка юлны җимереп эшләнергә тиеш түгел бит инде.
Федераль трассаларда авыр йөк машиналары хәрәкәтенә "Платон" системасы кертелгәч, күп кенә йөк машиналары җирле һәм төбәк юлларыннан йөри башлады. Федераль юллар федераль бюджет хисабына ремонтлана, төбәк юллары да төзәтелә, ә менә җирле юлларга, гадәттә акча калмый.
Иске Сережкинога илтүчеасфальтлы юлның кайбер урыннары җимерелү сәбәпле, районы хакимиятенә мөрәҗәгать итәбез: киләсе елда Иске Сережкино белән Иске Үтәмеш авыллары арасындагы юлны өлешчә, тишек-тошыкларны ямап булса да ремонтлыйсы иде. Югыйсә, ул бөтенләй җимерелеп бетәчәк.
Зур йөк машиналарының юлларны җимереүен күргәч, "Платон" системасы яклы буласың. Шәхсән мин юл җимерүчеләргә штраф салырга түгел, ә юлны аларның үзләреннән ясатырга кирәк дип саныйм. Кызганыч, "Платон" бу проблеманы хәл итми, минемчә, ул автомобтиль юлларын саклауга түгел, ә алар аша йөргән өчен акча алуга гына йөз тоткан.
Иң мөһиме - Иске Үтәмеш белән Иске Сережкино авыллары арасындагы юлны саклап калырга булышсагыз иде. Иске Сережкинога керү юлында 10-12 тонналы йөк машиналарының хәрәкәтен чикләү турында юл билгесе урнаштырылырга тиеш. Безгә икенче тапкыр беркем дә юл төземәячәк бит.
Евгений Илюхин.
Иске Сережкино авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев