Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Директорның төзүчеләргә дәгъвасы бар

Бер ел элек Ульяновка урта мәктәбендә "Каршылыксыз мохит" программасы кысаларында зур ремонт башлаганнар. Кызганыч, төзүчеләр бик акрын кыймылдый. Ремонтка республика 1 миллион 200 мең сум акча бүлеп биргән. Ел дәвамында без дә район газетасы битләрендә бу эшнең барышын яктыртып бардык. Мәктәп бинасына керү ишекләрен алмаштыру, пандуслар һәм, иң мөһиме, бина...

Бер ел элек Ульяновка урта мәктәбендә "Каршылыксыз мохит" программасы кысаларында зур ремонт башлаганнар. Кызганыч, төзүчеләр бик акрын кыймылдый.


Ремонтка республика 1 миллион 200 мең сум акча бүлеп биргән. Ел дәвамында без дә район газетасы битләрендә бу эшнең барышын яктыртып бардык. Мәктәп бинасына керү ишекләрен алмаштыру, пандуслар һәм, иң мөһиме, бина эчендә бәдрәфләр ясау планлаштырылган. Йөз тапкыр - ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак, диләр. Бер көнне без дә Ульяновка урта мәктәбенә юл тоттык. Озын тәнәфескә туры килдек. Берничә бала ашыга-ашыга, икенче аяк киемнәрен алмаштырып, урамга, мәктәп артындагы бәдрәфләргә таба йөгерде.

- Сездә санузеллар бина эчендә түгелмени? - дип кызыксындым безне каршы алырга чыккан мәктәп директоры Николай Ивановтан.

Әйдәгез, күрсәтәм,- диде ул безнебина эченә озатып. - Менә монда физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәдрәф ясалды. Төзүчеләргә "Монда бусага булырга тиеш түгел",- дип, күп тапкыр әйттем. Юк, калдырдылар. Янәшәдәге ике бүлмәдә - кызлар һәм малайлар өчен бәдрәфләр. Безнең мәктәптә 123 бала белем ала. Ә төзүчеләр бүлмәләрне җилләтергә тиешле вентиляторларны җиренә җиткереп куйдылар дия алмыйм. Бу бәдрәфләрне ничек файдаланырга?! Ярты сәгатьтән соң монда керерлек булмый бит.

Мәктәпкә кергәндә күргәнсездер, пандус ясалган. Ә тоткалар урнаштырылмаган. Без төзүчеләр эшеннән бер дә канәгать түгел.

Ульяновка мәктәбендә "Таман" җәмгыяте төзүчеләре эшләгән.

- Бу мәктәптә безнең эш бетте. Су линиясе, канализация үткәрдек. Бәдрәфләр ясап, файдалануга тапшырдык. Җитешсезлекләр юк,- диде җәмгыять директоры Мансур Бәдретдинов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каршылыксыз мохит Ульяновка урта мәктәбе