Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Давылдан килгән зыян капланачак

    Агымдагы елның 8 июнендә районыбызда булган җил - давылдан зыян күргән шәхси хуҗалыклар озакламый иминият акчалары алачак. Биредә күчемсез милекләрен "Росгосстрах - Татарстан" ҖЧҖдә иминиятләштергән гражданнар турында сүз бара. Давыл Чирмешән, Шешминка, Иске Үтәмеш, Күтәмә, Лашман, Бәркәтә һәм башка кайбер авылларда йөзгә якын шәхси йортка зыян китергән. "Барлык документлар да...

    Агымдагы елның 8 июнендә районыбызда булган җил - давылдан зыян күргән шәхси хуҗалыклар озакламый иминият акчалары алачак.

    Биредә күчемсез милекләрен "Росгосстрах - Татарстан" ҖЧҖдә иминиятләштергән гражданнар турында сүз бара. Давыл Чирмешән, Шешминка, Иске Үтәмеш, Күтәмә, Лашман, Бәркәтә һәм башка кайбер авылларда йөзгә якын шәхси йортка зыян китергән. "Барлык документлар да Мәскәүгә җибәрелде, озакламый иминият түләүләре кайта башлаячак, - ди агентлык менеджеры Мария Наумова. - Зыян күрүчеләр 4 мең сумнан алып 60 мең сумга кадәр акча алачаклар, түләүләрнең тулаем суммасы 700 мең сумнан артып китә".

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: