Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнленең банк картасы белән акча янчыгын урлаганнар

Югары Кармалка авылында яшәүче берәү полициягә банк картасы белән акча янчыгын урлаулары хакында хәбәр иткән. Әмма ул бу хәлнең нинди шартларда булганлыгын аңлата алмаган.

Гомумән, 25-31 августта район полиция бүлегенең дежур частенда 36 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда өч җинаять эше кузгатылган. Полициянең участок уполномоченныйлары ике административ беркетмә төзегән.

Бер атна эчендә матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 66 очрагы ачыкланган, шул исәптән ике кеше транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән. 

Чирмешәндә яшәүче хатын-кыз үзенә берничә тапкыр суккан ир-атны җаваплылыкка тартуны сорый. Район үзәгендә яшәүче берәү телефонын урлаулары хакында хәбәр иткән. Бу эшләр тикшерелә.

Мәгълүматлар Россия Эчке Эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев