Чирмешәндә махсус хәрби операция зонасында катнашучы якташларыбызның балаларына мәктәп портфельләре тапшырдылар
Район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларына узган чарага 200дән күбрәк бала һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде. Бүгенге бәйрәмдә укучыларны сәхнәгә чакырып, тантаналы шартларда һәммәсенә уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар.
Быел беренче класска 132 бала бара, акция кысаларында мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче 40 сабыйга, 2-11 классларда укучы 163 балага бүләкләр әзерләгәннәр.
Беренче чиратта әтиләре махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче, күпбалалы, тәрбиягә алынган, авыр тормыш хәлендә калган, опекун гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга игътибар бирелде.
Бу хәйрия акциясендә районыбызның барлык оешмалары һәм учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләр актив катнашканнар. Аеруча нефтьчеләр зур өлеш керткәннәр, шул исәптән "Татнефть", "Татнефтепром Зюзеев нефть", "Татойл", "Ак Барс Банк” җәмгыятьләре дә.
-Бу бик кирәкле һәм мөһим акция, - диде район җитәкчесе урынбасары Надежда Гомәрова. - Форсаттан файдаланып, бу изге эштә катнашкан һәр кешегә, оешмаларга рәхмәтемне белдерәм, ә инде укучыларга яңа уку елында уңышлар, яхшы укытучылар, ата-аналарга түземлек, укытучыларга рәхмәтле укучылар телим.
Чирмешәннән Лариса Старовойтова алты бала әнисе. Быел аңа икесен мәктәпкә әзерләргә кирәк. Якташыбыз чарага ул улы Глеб белән килгән
- Безгә ел саен шулай ярдәм иттеләр, - ди күп балалы әни.- Мин бу бәйрәмне оештыручыларга, безгә бүләк бирүчеләргә бик рәхмәтле.
Лагеркада яшәүче Наталья Васильева бүгенге чарада ике кызы катнашкан, аның өч баласы, өчесе дә быел мәктәпкә бара, аларның барысын да портфельләр биреп, сөендерделәр. Кызлар бүләкне алуга, эчендә нәрсәләр барлыгын тикшерделәр.
-Бик күңелле бәйрәм оештырганнар, рәхәтләнеп карап утырабыз, - ди Наталья Ивановна.- Безгә шундый зур ярдәм күрсәткән, балаларыбызны сөендергән иганәчеләргә чын күңелемнән зур рәхмәт.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев