Чирмешәндә махсус хәрби операция зонасында катнашучы якташларыбызның балаларына мәктәп портфельләре тапшырдылар
Район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларына узган чарага 200дән күбрәк бала һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде. Бүгенге бәйрәмдә укучыларны сәхнәгә чакырып, тантаналы шартларда һәммәсенә уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар.