Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә бер айда дүрт машина йөртүчегә 30 ар мең сум штраф бирелгән

Чирмешәннең җәмәгать судында декабрь аенда аек булмаган хәлдә руль артына утырган тагын дүрт машина йөртүченең эше тикшерелгән.

Чирмешәндә яшәүче Антон Мироновны инспекторлар район үзәгендә төннә туктаталар. Ул “ВАЗ - 21144” автомобиле руле артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утырган. Аның мондый хәләттә булуын алкотектор да күрсәтә. Миронов суд утырышына килмәгән.

Чирмешәннән Юлия Амелина “Лада Приора” автомобиленда иртәнгә сәгатьтә юлга чыга. Инспекторлар аны Совет урамында туктаталар. Медицина тикшеренүе дә спиртлы эчемлек куллану билгеләрен: алкоголь исе, сөйләгәндә буталып китүе, бит төсендә, үз – үзен тотышында үзгәреш ачык күрсәтә. Амелина суд утырышында үз гаебен таныган.

Район территориясендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган Башкортстан кешесе Сергей Григорьев та автомобиль белән алкоголь кулланып идарә итәргә кыенсынмаган.

Суд утырышында шулай ук үз гаебен таныган Николай Никитин Казанкада яши. Аны полиция хезмәткәрләре кичке сәгатьтә район үзәгендәге Техническая урамында туктаталар. Ул да аек булмаган хәлдә руль артына утырган. Инспекторлар Никитинны транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерү турында беркетмә төзегәннәр.

Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать суды аларның  - гаеплеләрнең дүртесен дә 30ар мең сум штраф түләтү һәм бер ел ярымга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән бирделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев