Чирмешән районында  исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 15.00 сәгатькә 76,20 проценты тавыш биргән
Безнең районда

Чирмешән районында исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 15.00 сәгатькә 76,20 проценты тавыш биргән

Чирмешән районында Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарә депутатларын сайлауда якташларыбызның 76,20 проценты үз тавышын бирде.

Кайбер авылларда, әйтик, Әккәрәйдә, Шешминкада сайлау исемлегендәге сайлаучыларның 90 проценттан күбрәге бюллетеньнәрдә үз тамгаларын куйган.

Район үзәгендә – Чирмешән авылында 15.00 сәгатькә сайлаучыларның 68 проценты тавыш биргән.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Рәфис Гафуров әйтүенчә, участокларда тыныч, сайлауга кагылышлы шикаятьләр юк. Сайлау барышын 168 күзәтүче (наблюдатель) күзәтә.


Нет комментариев