Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы колхозчылары бер “Волга”, ике “Москвич” машинасы откан

Без бу хакта язган идек

55 ел элек

Узган 1967 елда Бәркәтә авылында ике катлы урта мәктәп бинасы төзи башладылар. Ул 1970 елда файдалануга тапшырылачак.

“Ленин юлында” – 1 гыйнвар, 1968 ел.

Кызыл Чишмә авылындагы колхоз фермасында хәзер 366 баш мөгезле эре терлек асрала.

“Ленин юлында” – 5 гыйнвар, 1968 ел.

“Татарстан” колхозы (Түбән Кәминкә - ред.) төзүчесе Муса Ибраһимов өчен Яңа ел бәйрәме икеләтә шатлыклы булды. Кызы Гөлшат исеменә алынган 30 тиенлек лотерея билетына, аңа “Волга” автомашинасы чыккан. 8 бала әтисенә менә дигән бүләк!

“Ленин юлында” – 6 гыйнвар, 1968 ел.

Район мәктәпләрендә 9498 бала укый, (2023тә - 2004 ред.) шул исәптән 4553 татар, 3136 рус, 1626 чуваш баласы. 209 татар, 296 чуваш, 96 мордва баласы рус мәктәпләрендә белем алалар. Чирмешән урта мәктәбендә 900 укучы.

“Ленин юлында” – 19 гыйнвар, 1968 ел.

50 ел элек

“Татарстан” колхозы төзүче-балта остасы Касыйм Низамовның СССР ДОСААФ лотереясы бәхетле булып чыкты, ул 4939 сум 80 тиенлек “Москвич-412” автомобиле отты.

“Ленин юлында” – 13 гыйнвар, 1973 ел.

“Юлдагы кар өеменә башта бер, ә аннан соң икенче, өченче... бишенче... машина утырып калды. Карда безгә Жданов исемендәге колхоз тракторчысы Габдулла Сәмәрханов (Югары Чегодай – ред.) ярдәмгә килде. Ул безнең үтенечне кире какмыйча, автомашиналарны тракторы белән тарттырып чыгарды.”

В. Данилов “Восход” колхозы шоферы.

“Ленин юлында” – 17 гыйнвар, 1973 ел.

“Алга” колхозыннан тракторчы Константин Дмитриевич Борисов та (Братство поселогы) 30 тиенлек лотерея билеты алган иде. Аның билетына тираждагы иң зур отыш – “Москвич-412” машинасы чыкты.

“Ленин юлында” – 19 гыйнвар, 1973 ел.

Саклык поселогында яшәүче Галия апа бер көн иртә белән чәй эчеп утырганда казларының бик каты каңгылдашуын ишетеп шомлана кала. Улы Хәкимне нәрсә булганын карап керергә куша. Малай чыкса, ни күрсен, бер төлкене йорт буйлап казлар куып йөри. Ул йөгереп кереп бу хакта әнисенә әйтә. Галия апа балта тотып йортка йөгереп чыга. Шулай итеп, каз ашарга килгән хәйләкәр төлке үзе килеп эләккән.

“Ленин юлында” – 26 гыйнвар, 1973 ел.

45 ел элек

XXII партсъезд исемендәге колхозда (Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш, Иске Сережкино – ред.) 100 центнердан артык көл һәм кош тизәге тупланды. Кыйммәтле ашламаны йортлардан җыеп йөрү өчен авыл саен һәр көнне махсус кеше билгеләнә. Монда күпчелек пенсия яшендәгеләр катнаша. Алар ат белән даими рәвештә урамнарда йөриләр, көлнең түгелеп әрәм булуына юл куймыйлар.

“Ленин юлында” – 13 гыйнвар, 1978 ел.

“Шушма” колхозының бөртек комбайннарын “Сельхозтехника”ның район берләшмәсендә ремонтладылар. Хуҗалыкның 8 комбайны да әзерлек сызыгында.

“Ленин юлында” – 25 гыйнвар, 1978 ел.

“Восход” колхозыннан ГАЗ-53 шоферы Василий Зайцев (Мордва Афонькәсе) районда яхшы күрсәткечләргә иреште. Социалистик ярышны әйдәүче Ленинградта легендар “Аврора” крейсеры янында фоторәсемгә төшү хокукына лаек булды.

“Ленин юлында” – 27 гыйнвар, 1978 ел.

40 ел элек

Лашман катнаш азык заводында бүген көн саен 15-17 тонна продукция ясыйлар.

“Ленин юлында” – 22 гыйнвар, 1983 ел.

1982 ел уңышын җыеп алу буенча социалистик ярышта җиңү яулаган бөртек комбайнын эшләтүче Петр Кузьмич Малинов (Фрунзе исемендәге колхоз, Әккәрәй  авылы) коляскалы “Иж-Юпитер” мотоциклы белән бүләкләнде.

Шул ук колхоздан икенче урын иясе Леонид Емельянович Чумаковка (Ивашкино) “Рубин” телевизоры тапшырылды. “Шушма” колхозының өченче урынга чыккан комбайнчысы Минвәли Хәлиулла улы Зәйнуллин (Бәркәтә – ред.) “Свияга” суыткычы белән бүләкләнде.

“Ленин юлында” – 26 гыйнвар, 1983 ел.

35 ел элек

Узган 1987 елда районыбыз һәвәскәр-аучылары лицензия буенча 90 поши һәм 12 кабан дуңгызы аттылар. Ә менә бүреләрне аулау алай ук уңышлы булмады. Дөрес, декабрьнең соңгы көннәрендә Чирмешәнгә ялга кайткан В.Кротов, ауга баргач, бай “трофейлар” – 2 бүре алып кайткан. Ул аларны ерак та булмаган “Красный Октябрь” колхозы кырында тота. Район хәзерләүләр конторасыннан аучы тиешле бүләкне алачак.

“Ленин юлында” – 8 гыйнвар, 1988 ел.

“Новый путь” колхозына җәен җәйләүләрдә сөт суытуны тәэмин итү өчен 500 куб.метр күләмендә боз әзерләргә тиешбез. Авылны су белән тәэмин итеп торучы оператор Иван Петряков (Лагерка авылы) 300 куб.метр күләмендә боз әзерләде дә инде.

“Ленин юлында” – 20 гыйнвар, 1988 ел.

Киров исемендәге колхоз (Утыз Имән) сыер савучылары социалистик ярышында Галимовлар алда алда бара. Ирле-хатынлы Вагыйз һәм Гөлсирә сава торган группада сыерлар иң югары продуктлы.

“Ленин юлында” – 29 гыйнвар, 1988 ел.

Чирмешәндәге көнкүреш хезмәте күрсәтү филиалында суыткычлар өчен, нигездә, барлык төр детальләр бар. Ә менә тузан суырткыч, кер юу машиналары өчен берничә төр запас часть инде шактый гомер бөтенләй кайтарылмый.

“Ленин юлында” – 30 гыйнвар, 1988 ел.

 

Газеталарга Марат Гомәров күзәтү ясады.

Фото: "Ленин юлында" газетасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев