Чирмешән өлкәннәре көянтә белән су ташыды
Безнең районда

Чирмешән өлкәннәре көянтә белән су ташыды

Район үзәгендәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында, 25 еллык юбилейлары уңаеннан, Сабан туе оештырдылар.

Биредә яшәүчеләрне һәм эшләүчеләрне бәйрәм белән котларга Иске Үтәмеш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм район инвалидлар оешмасы рәисе урынбасары Ирина Митяева да килгән.

-Сабан туе программасын әби-бабайларыбыз өчен кызыклы итәргә тырыштык, - ди йорт-интернат белгече Фәридә Низаметдинова. – Үзешчән артистлар моңлы җырларын бүләк иттеләр, өлкәннәребез дә сынатмады, үзләрен төрле милли уеннарда сынап карады.

Бәйрәм мул итеп көйләнгән чәй табыннары артында дәвам итте.

Фәридә Низаметдинова фотолары.


Нет комментариев