Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең Яурка очында су булачак

Район үзәгенең Амур ягындагы көнбатыш урамнардагы йортларга су килү яхшырырга тиеш. Әлеге максатта суны тагын бер, яңартылган скважинадан алачаклар. Икмәк кабул итү предприятиесе артындагы территориядә элек борауланган коега коммуналчылар насос төшергән. Биредәге суның сыйфаты да тиешле таләпләргә туры килә ди. Бүген шушы скважинадан Ларионов урамына таба 500 метр арада траншея...

Район үзәгенең Амур ягындагы көнбатыш урамнардагы йортларга су килү яхшырырга тиеш. Әлеге максатта суны тагын бер, яңартылган скважинадан алачаклар.


Икмәк кабул итү предприятиесе артындагы территориядә элек борауланган коега коммуналчылар насос төшергән. Биредәге суның сыйфаты да тиешле таләпләргә туры килә ди. Бүген шушы скважинадан Ларионов урамына таба 500 метр арада траншея казып, яңа торбалар салырга әзерләнәләр. Суны моннан Мәктәп урамындагы башняга кудырачаклар. Октябрьская, Мәктәп, Яшьләр, Ларионов урамнарында яшәүчеләр тиздән суга тиенерләр дигән ышаныч бар.
-Яурка очында меңнән күбрәк кеше яши. Кеше башына ун литрдан гына алсаң да - зур сан килеп чыга. Кышын әле су булса. Җәен исә үткәргечләрнең көче җитми. Хәзер бу проблеманы атна-ун көн эчендә хәл итмәкчебез, - ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Михаил Арютин.
Дөрес, белгеч әйтүенчә, су мәсьәләсе әлегә барыбер вакытлыча гына хәл ителә. Тора-бара элеккеге аэропорт урынында, Көньяк микрорайондагы яңа йортлар да үткәргечләргә тоташса, суга тагын кытлык булачак. Шунлыктан, киләчәктә монда 50шәр кублы өстәмә тагын ике башня куярга кирәк була.
Ә җир астында эчәргә яраклы су күп икән бездә. Чирмешәннең көньягында чама белән 16 метрлап тирәнлектә төче су запаслары ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X