Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең мемориаль үзәгендә ветеран укытучыга багышланган күргәзмә ачылды

Мемориаль үзәктә, Лашман урта мәктәбендә 35 елдан күбрәк хезмәт куйган, 82 яшьлек Минәхтәм Фатыйховка багышланган күргәзмә эшли.

-Минәхтәм Мингариф улы гомерен балаларга багышлаган, 35 ел башлангыч хәрби әзерлек фәне буенча белем биргән белгеч, - диде мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова. -  Аның укучылары еш кына район бәйгеләрендә җиңү яулаганнар. Бу турыда күргәзмәдә урын алган күпсанлы Грамоталар, Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары да ачык сөйли. Алардан тыш, биредә төрле елларда төшерелгән кызыклы фоторәсемнәр дә күреп була.

Күргәзмәне ачу чарасында Лашман мәктәбенең барлык укытучылары да диярлек катнашкан, бу да ветеран укытучыга карата – ихтирам билгесе. Тантанана аның якыннары, гаиләсе һәм туганнары да килгән иделәр. 

Әлеге күргәзмә апрель азагына кадәр эшләячәк.

фото: Айгөл Җиһаншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев