Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнне кар басты

Быел кар күп булып, ул, машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә кыенлыклар тудыра. Һәркемнең иртәсе кар көрәүдән башлана диярлек.

Буран да, буран,

Мин өйдә утырам...

Тик иртән торып эшкә, мәктәпкә барасы бар. Күпләрдән: “Бүген машина белән чыгып булмады. Төнлә кар күп яуган, көрәп тә өлгерәлмибез”, дигән моң-зарларны еш ишетәбез. Анда-монда карга чумган, баткан машиналар да ешрак очрый башлады. Җәяүлеләрнең дә күбрәк тротуардан түгел, олы юлдан баруларын күрәсең.

Район үзәгенең Кыр урамында яшәүче Василий Долгополовны да борчый бу проблема.

-Көн дә шул бер мәшәкать: йокыдан торып чыккан җиргә кар өеп куя. Машинам булмаса да, өй алларын, капка төбен чистартып торырга кирәк. Урамыбыздан кар төрттергеч техникалар уза, тик алардан соң юл кырыйларында өемнәр кала, өстәвенә әле тротуар да күмелә. Шул юл кырыендагы карны төяп түксәләр иде, - ди якташыбыз.

Кар - бураннар оешмалар өчен дә шактый кыенлыклар тудыра, машина белән эшкә килгән хезмәткәрләргә техникаларын куярга парковкалар чистартылмаган була. Күпләр коллективлары белән чыгып иртүк эш көнен кар көрәүдән башлый.

Кышкы явым-төшемнәрнең файдалы якларын күрүчеләр дә бар. Әйтик,   Николай Яландаев һәм Николай Семагин, өй алларын чистартканнан соң, үзләре эшли торган сәнгать мәктәбе территориясен дә “ялт иттереп” куялар.

-Иртән кар көрәү физик күнекмә генә. Аның бер авырлыгы юк, иренмәскә генә кирәк. Без кечкенә вакытта әле коймага хәтле күмеп китә иде, хәзер барыбер андый карлар юк, - ди Николай Яландаев.

 

-Карның уҗымнарга да файдасы күп. Язын эреп, ул җирне дымландыра, корыга калмый, - дип әңгәмәгә кушылды озак еллар колхозда эшләгән Николай Семагин.

Тагын бер әңгәмәдәшем Гүзәл Аллаярова. Алар Амур ягындагы яңа төзелүче Марат Мостафин урамында өй өлгертеп чыкканнар. Тик тирә-якларында әлегә башка бер күршеләре дә юк.  Кар-бураннар бу гаилә өчен ботенләй мәхшәргә әйләнә.

Явым-төшем булдымы, безнең урамнан чыга алмыйсың инде. Ирем вахта белән атна аралаш китеп эшли. Ул өйдә вакытта ансат әле. Ә балалар белән үзебез генә калган атналарда хәтта берничәшәр көн кибеткә дә бара алмадым. Бүген дә балаларны бакчага илтеп булмады. Үзем, кар ерып, азык-төлеккә барып килдем, - ди Гүзәл. - Ярый әле мин үзмәшгульлек буенча чәчтараш булып эшлим. Ә берәр оешмада эшләсәң, өлгермичә, соңга калуың да ихтимал. Өстәвенә, Алла сакласын, янгын-фәлән була калса бер техника да керә алмый. Безнең урамны чистартмаганнарына көне-көне белән елар дәрәҗәгә җитәм.

Кыш кыш инде, кары да вакытында булырга тиеш. Тик урамнарны, тротуарларны вакытында чистартсыннар иде, дигән теләктә якташларыбыз.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев