Безнең районда
Чирмешәннең “Каенкай“ балалар бакчасында алмагачлар үсә
"Каенкай" балалар бакчасының (Чирмешән) бакчасында алмагач үсентеләре артты. Аларны чыгарылыш төркемгә йөрүче балалар әти - әниләре һәм тәрбиячеләре белән бергә утырттылар. Сүз уңаеннан, бакчадан 18 бала мәктәпкә китәчәк.
Гомумән, бакча яны участогында башка агачлар да урын алган. Быел, яңа урында, җиләк тә утыртканнар, яшелчәләр түтәлләренә дә урын табылган.
-Бакчага балаларны...

-Бакчага балаларны да алып чыгабыз, биредә үсүче үсемлекләр белән таныштырабыз. Белеп, күреп үссеннәр, дибез. Уңышы да ярап куяр, алар белән балаларны сыйларбыз, - ди бакча мөдире Әлфия Гыйләҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев