Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең чыгарылыш укучылары чыршы утыртып калдырдылар

Бу уку елында лицейның 11нче классын - 25, 9нчы классны 44 укучы тәмамлады. Унберенчеләр үткән елгы традицияне дәвам итеп, истәлеккә йозак элделәр һәм тагын бер яңалык керттеләр - лицей каршына чыршы утырттылар. "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә чыгарылыш класс укучыларын котлаучылар күп булды. Район башлыгы исеменнән аның урынбасары Миләүшә Батыршина тәбрикләде. -11ел...

Бу уку елында лицейның 11нче классын - 25, 9нчы классны 44 укучы тәмамлады.

Унберенчеләр үткән елгы традицияне дәвам итеп, истәлеккә йозак элделәр һәм тагын бер яңалык керттеләр - лицей каршына чыршы утырттылар.
"Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә чыгарылыш класс укучыларын котлаучылар күп булды. Район башлыгы исеменнән аның урынбасары Миләүшә Батыршина тәбрикләде.
-11ел гомер бик тиз үтте, мәктәптән, дуслардан, укытучылардан аерыласы да килми, - ди чыгарылыш класс укучысы Инзилә Әшрапова.
Бу уку елында лицейда 362 укучы белем алган, аларга 42 укытучы дәрес биргән. Лицейның 86 укучысы район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар алган, җиңү яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Лицей чыршы