Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрне ут якмаска өндиләр

Халкыбыз язгы кояш нурларына сөенеп, өй, каралты-кура тирәләрен җыештырырга кереште. Кирәкле, вакытлы гамәл, әлбәттә. Тик янгын сүндерүчеләр бер таләп куя: чүпне яндырмаска, диләр. Тыңламаучыларга штраф та сугарга мөмкиннәр.

Кагыйдәләр буенча, бина, корылмаларга 50 метрдан да ким якынлыкта ут ягу тыела. Көннәр корыга китсә, җилле вакытта, шулай ук янгынга каршы аерым режим чорында, гомумән, учак ягарга ярамый.

-Көздән кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырлардан саламны җыештырып өлгерә алмый, ә язга иң ансаты – калдыкларны яндыру, аннан исә торак пунктларда халык шушы төтенгә тончыга, ут коры үләнгә күчә, өйләргә куркыныч яный. Алдан күпме сөйләп кисәтсәк тә, предприятиеләр җитәкчеләре арасында салам яндыручылар ел да булып тора. - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин. – Көннәр җылыткач халык табигатькә, су буйларына ял итәргә чыга, учак кабызалар, бу да янгын казасына сәбәп булырга мөмкин. Язын балаларга аерым игътибар кирәк, аларны күз уңыннан ычкындырмау мөһим.

Кагыйдәләр нигезендә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен кисәтү яки штраф җәзасы каралган: гражданнарга – 2 мең сумнан 3 мең сумга кадәр; вазифаи затларга – 6 меңнән 15 мең сумга кадәр; юридик затларга 150 меңнән 200 мең сумга кадәр. Янгынга каршы аерым режим чорында штрафлар күләме тагын да арта.

Фото: архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән