Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрне бүләк көтә

Республикада алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешен һәм аны җитештерү очракларын ачыклауда ярдәм иткән гражданнарга матди түләү каралган. Моның өчен алкоголь белән закон бозып кәсеп итүчеләр хакындагы хәбәрне Интернет аша "Халык контроле"нә язып җибәрергә кирәк була. Әгәр дә хаттагы факт расланып, җинаять эше кузгатылып, кимендә 100 литрдан күбрәк алкоголь яки...

Республикада алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешен һәм аны җитештерү очракларын ачыклауда ярдәм иткән гражданнарга матди түләү каралган.

Моның өчен алкоголь белән закон бозып кәсеп итүчеләр хакындагы хәбәрне Интернет аша "Халык контроле"нә язып җибәрергә кирәк була.
Әгәр дә хаттагы факт расланып, җинаять эше кузгатылып, кимендә 100 литрдан күбрәк алкоголь яки спиртлы эчемлек әйләнештән алынса, 3 мең сум акчалата түләү каралган.
Юридик затның административ хокук бозуы ачыкланса, 10 литрдан 100 литрга кадәр спиртлы эчемлек әйләнештән алынса, 2 мең сум биреләчәк.
Закон бозу очрагы ачыкланып, физик, җаваплы затка яки шәхси эшмәкәргә карата административ беркетмә төзелсә, хәбәр бирүченең исәп-хисап счетына 1 мең сум акча күчереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спиртлы эчемлекләр халык контроле Чирмешәнлеләр бүләкләнә

2
X