Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр урак вакытында сак һәм игътибарлы булырга тиеш

Узган елны урып-җыю вакытында районда авыл хуҗалыгы объектларында янгын чыгу һәм техника янып китү очраклары күзәтелмәде. Янгын сүндерүчеләр быел да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгән очракта урак гадәттән тыш хәлләрсез узарга мөмкин, диләр.

-Урып-җыю эшләренә керешкәнче, кырда эшләүчеләр инструктаж үтәргә тиешләр, уракка җәлеп ителүче агрегатларны һәм автомобильләрне ут сүндергечләр (огнетушитель) белән тәэмин итү сорала, - ди районара янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин.- Кырда салам, камыл яндырмаска, учак якмаска икәнлеген беләбез инде. Шулай ук кырда караңгы вакытта автомашиналарга ягулык салу тыела.

Тупас азык эскертләре һәм өемнәре электр линияләреннән - 15 метр, юллардан – 20, биналардан һәм башка корылмалардан 50 метр ераклыкта урнаштырылырга тиеш. Эскертләр өчен мәйданчыкларны 4 метрдан да ким булмаган полоса белән сөрергә, эскертләрне  бер-берсеннән 20 метр ераклыкта урнаштырырга.

Кырда эшләүче техниканың кабызу һәм ягулык белән тәэмин итү системалары төзек булырга тиеш. Двигательләрнең радиаторларын вакытында тузаннан һәм саламнан чистартырга кирәк, паять итү лампасы куллану катгый тыела.

Барлык складларны һәм бөртек киптергечләрне, электр линияләренең төзеклеген тикшерү  зарур, янгынга каршы су чыганагын да кайгырту кирәк.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев