Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр тотрыклылык өчен тавыш бирә

Бүген Чирмешәндә төнлә дә, иртән дә кар яуды. Шуңа күрә "Татавтодор" җәмгыятятенең Чирмешәндәге участогы машина йөртүчесе Зөлфәт Мортазин иртән сайлауга килгәнче, эшләп, Самара өлкәсе, Шентала уңаендагы юлларны чистартып кайткан. Эш арасында, 8 тулып узуга, ул үз тавышын бирде дә. Гомумән, район үзәгендәге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында урнашкан 2724...

Бүген Чирмешәндә төнлә дә, иртән дә кар яуды. Шуңа күрә "Татавтодор" җәмгыятятенең Чирмешәндәге участогы машина йөртүчесе Зөлфәт Мортазин иртән сайлауга килгәнче, эшләп, Самара өлкәсе, Шентала уңаендагы юлларны чистартып кайткан. Эш арасында, 8 тулып узуга, ул үз тавышын бирде дә.


Гомумән, район үзәгендәге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында урнашкан 2724 номерлы әлеге сайлау участогына иртәдән үк халык агылды. Чирмешәндәге бу иң зур участокта 1254 кеше тавыш бирергә тиеш. Кызыксынып карадым, иртән 8дә ачылган участокта 20 минут эчендә 101 кеше тавыш биргән иде инде: саннар компьютер мониторында күренеп тора.

-Үткән еллардагыдан да халык бик актив, әнә иртән үк ничек бераз чират булып алды, - ди сайлау комиссиясе әгъзасы буларак тәҗрибәле Юрий Сергеев.

Район үзәгенең Элемтәчеләр урамында яшәүче Илшат һәм Гөлназ Гайсиннар сайлаудан бүген кечкенә генә символик бүләк тә алып киттеләр. Сайлау комиссиясе рәисе Айрат Гыйниятуллин иң беренче сайлаучыларга дип, аларга бизәкле кружка бүләк итте.

-Иртән эшне бетереп куярга булдык. Балалар әби-бабаларында кундылар. Үзебез тавыш бирдек, хәзер кайтып әниләрне монда җибәрәбез, алар көтеп тора. Иң мөһиме - илдә тынычлык, тотрыклылык булсын, - диләр Гайсиннар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендәге участокта тавыш бирү быел тәүге тапкыр электрон ысул белән башкарыла. Паспортыңны күрсәтәсең, сиңа штрих-кодлы кәгазь бирәләр, шуны "укытып" сайлыйсың. Тавыш бирү өчен 5 электрон җиһаз урнаштырылган. Кыенлыгы юк, аптырасаң, кергән уңайда ике урында өйрәнү өчен махсус җиһаз куелган, волонтерлар барысын да аңлата.

-Бик ансат, тиз дә әле, башта әнә чират бар иде, озак булыр дигән идек, ничек тиз узды. Иртәрәк сайлыйсы килде, барысы да яхшы булсын, - диләр Наталья һәм Иван Семкичевлар.

Бүген шушы рәвешле ил җитәкчесен сайлыбыз, сайланган Президент ил белән алты ел җитәкчелек итәчәк. Бүген бу постка сигез кандидат дәгъва кыла.

-Тынычлык, тотрыклыык булсын, эшләр, хезмәт хаклары булсын. Әнә бүген бик матур кар ява. Безнең бабайлар мондый чакта "ипи" ява дигәннәр, барысы да яхшы булсын, - диделәр тавыш биреп чыккач Нурия һәм Рәшит Бәдретдиновлар. Алар эшкә китте, юлчылар оешмасында эшлиләр. Әйе, алар кебек бүген кемдер эштә, кемдер ял итә, район үзәгендә ярминкә оештырдылар, анда да кереп чыгарга мөмкин. Ә болай, урамда әле дә матур гына кар ява...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined