Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр талпаннан зыян күрә

01 Үткән атнада Ивашкинодагы бер хуҗалыкта сарай янган, ут янәшәдәге кеше яшәмәүче өйгә дә зыян салган. Янгынның сәбәпләре ачыклана. 135нче янгын часте хезмәткәрләре Чирмешәннең төньягында янган коры үләнне сүндерергә барганнар. 02 Апрельнең соңгы атнасында Чирмешән полиция бүлекчәсендә 40тан күбрәк гариза һәм хәбәр теркәлгән. Бәркәтә авылы янында тикшерү барышында Самара өлкәсе...

01 Үткән атнада Ивашкинодагы бер хуҗалыкта сарай янган, ут янәшәдәге кеше яшәмәүче өйгә дә зыян салган. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

135нче янгын часте хезмәткәрләре Чирмешәннең төньягында янган коры үләнне сүндерергә барганнар.
02 Апрельнең соңгы атнасында Чирмешән полиция бүлекчәсендә 40тан күбрәк гариза һәм хәбәр теркәлгән.
Бәркәтә авылы янында тикшерү барышында Самара өлкәсе кешесенең машина салонында 70ләп шешә алкоголь продукциясе табылган.
Чирмешәндә яшәүче 1956 елгы ир-ат хатынына кул күтәргән өчен җаваплылыкка тартыла. Хатыннарына һәм балигъ булмаган балаларына карата хулиганлык гамәлләре кылган өчен тагын ике иргә дә җавап тотарга туры киләчәк.
Ивашкинода 1963 елгы ир-ат үз-үзенә кул салып гомерен чикләгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 110, участок инспекторлары 11 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр административ хокук бозуның 13 очрагын ачыклаганнар.
03 30 апрельдән 3 майга кадәр вакыт аралыгында ашыгыч медицина ярдәмендә тәүлеккә 20гә якын чакырту һәм мөрәҗәгать итү теркәлгән.
Фельдшер Надежда Кузина әйтүенчә, 20ләп кеше көнкүрештә җәрәхәт алган, 4 кешене талпан тешләгән, 15 кеше ОРВИ белән чирләгән. Алкоголь белән агуланучылар да булган.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 30 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сарай талпан кадалу