Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр, су коенганда сак булыгыз!

Җәйге чор башланганнан бирле республика сулыкларында 50дән күбрәк кеше батып үлгән. Үзеңне суда дөрес тотмау, беренчел кагыйдәләрне белмәү һәм санламау менә шундый аяныч нәтиҗәләргә китерә. Бәхеткә, безнең районда быел андый хәлләр теркәлмәгән.

Бәхетсезлек очракларын анализлау шуны күрсәтә: суда батып үлүчеләрнең күпчелеге исерек хәлдә булган. Исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң сулыклардан ераграк торырга кирәклеген һәр олы кеше бик әйбәт белә, югыйсә.

Коенырга рөхсәт ителмәгән, моның өчен җай-лаштырылмаган, кисәтүле язулар куелган, таныш түгел урыннарда коену, су өстеннән шуу җиһазларын, җайланмаларын куллану катгый рәвештә тыела.

Эссе һава шартларында су балаларны һәрчак үзенә җәлеп итеп тора. Олылар күзәтүеннән башка аларның сулыкларга керүен кисәтергә, булдырмаска кирәк.

Җәйнең иң кызган чагы. Коену шатлыгын бәхетсезлек очраклары бозмасын. Сулыкларда сак, якыннарыбызга игътибарлы булыйк.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев