Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр, агач-куакларыгыз күршеләрегезгә комачауламасын

Яңа җир участогы алдык, йорт төзедек, инде бакча ясау эшенә керешмәкче булабыз. Күршеләргә зыян китермәслек итеп, агач- куакларны ызан-межадан күпме ераклыкта утыртырга кирәк икән?

Айрат.

Әлеге сорауга район инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Хәлим Сәлахов ачыклык кертте: “Бакчагызга агач-куаклар утыртыр алдыннан безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сезгә барын да аңлатып, документлаштырып бирәбез. Бүлеккә 2-54-49 номеры буенча шалтыратып киңәшләшергә дә мөмкин. Чирмешән районындагы төзекләндерү кагыйдәләре белән Интернет аша да танышырга була.”

Дөрестән дә, Интернетта агачларны межадан нинди ераклыкта утыртуның нормасы бар икән. Зур агачлар (тирәк, имән, нарат, каен) коймага 4 метрдан да якынрак утыртылмаска тиеш. Чия, алмагач, слива кебек уртача зурлыктагы агачлар межадан – ике, куаклар бер метр эчтәрәк утыртыла.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев