Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге йорт-интернатта яшәүче әби-бабайлар өчен эксурсия дә оештырдылар

Декабрь аенда узган инвалидлар декадасы кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында бик күп төрле чаралар оештырылды. Халыкара инвалидлар көне алдыннан йорт-интернатта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова кунак булды, ул республиканың үсешенә лаеклы өлеш керткән өлкәннәребезгә рәхмәтен белдерде, якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады һәм телевизор бүләк итте. Йорт-интернатта яшәүчеләрне бәйрәм...

Декабрь аенда узган инвалидлар декадасы кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында бик күп төрле чаралар оештырылды.

Халыкара инвалидлар көне алдыннан йорт-интернатта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова кунак булды, ул республиканың үсешенә лаеклы өлеш керткән өлкәннәребезгә рәхмәтен белдерде, якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады һәм телевизор бүләк итте.

Йорт-интернатта яшәүчеләрне бәйрәм белән котларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмадуллина да килеп, өлкәннәр адресына җылы сүзләр ирештерделәр. Район мәдәният йорты артистлары һәм лицей укучылары әзерләгән концерт та әби-бабайлар бик ошады.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә игътибарсыз калдырмадылар. Югары уңышларга ирешкән, физик мөмкинлекләре чикле, танылган шәхесләр турында китаплар алып килделәр һәм презентация күрсәттеләр. Ахырдан өлкәннәрне тәм-томнар белән сыйладылар.

Мемориаль үзәккә экскурсия дә йорт-интернатта яшәүчеләр хәтерендә озак сакланыр, мөгаен. Үзәк хезмәткәре Лидия Мурзина Бөек Ватан сугышына багышланган залда эчтәлекле һәм кызыклы экскурсия уздырды. Күпләр хәтер стенасында туганнарының исем-фамилияләрен таптылар. Оркыя әби Хөснетдинова Смоленск шәһәрен азат иткәндә һәлак булган әтисе Сәгыйр Хисамовның фоторәсемен күргәч бик дулкынланды. Геннадий Иванович Калугин да сугышта һәлак булган гаиләләргә багышланган стендта Әккәрәйдә туган бабасы Никифор Кукушкин фамилиясен табып алды.

Форсаттан файдаланып, без, йорт- интернатта яшәүчеләр тормышына битараф булмаган райондашларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Алсу Хафизова, социаль эш буенча белгечa

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндәге йортинтернатта яшәүче әбибабайлар өчен эксурсия дә оештырдылар