Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге тарихи валда яңа үсентеләр тамыр җибәрә

“Бердәм урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе кысаларында Чирмешән районында 7000 төпләп агач үсентесе утырттылар, аларның 1000нән күбрәге Казанка участок урманчылыгының 80нче кварталында – район үзәгендәге тарихи вал территориясендә тамыр җибәрәчәк. Монда Чирмешән урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы җитәкчеләре, эшчеләре актив эшләгән.

Әлеге мөһим чарада район мәдәният хезмәткәрләре бик актив катнашкан. Район мәдәният йорты, үзәк китапханә, туган як тарихы музее, мемориаль үзәк коллективлары үзләренең территорияләрендә һәм  Геройлар Аллеясында балан, нарат, спирея, дүләнә утыртканнар. Авылларны яшелләндерү эшенә авыл мәдәният йортлары һәм китапханәчеләр дә өлеш керткәннәр, биналар тирәсендә каен, шомырт, алмагач, чия үсентеләренә урын табылган.

Акциядә кайбер мәктәп коллективлары, авыл җирлекләре дә читтә калмаган, форсаттан файдаланып, байтак агач үсентәләрен урман хуҗалыгы питомнигыннан алып кайтып утыртулары да билгеләп үтү урынлы.

фото: ГКУ "Черемшанское лесничество"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев