Чирмешәндәге тарихи валда яңа үсентеләр тамыр җибәрә
“Бердәм урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе кысаларында Чирмешән районында 7000 төпләп агач үсентесе утырттылар, аларның 1000нән күбрәге Казанка участок урманчылыгының 80нче кварталында – район үзәгендәге тарихи вал территориясендә тамыр җибәрәчәк. Монда Чирмешән урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы җитәкчеләре, эшчеләре актив эшләгән.