Чирмешәндәге күл буе паркында төзекләндерү, төзелеш эшләре дәвам итә. Моңа кирәк акчаны республика бирә.
Хәзер күл буенда яңа брусчаткадан эшләнгән тротуардан йөрергә, балалар уен мәйданчыгында ял итәргә, тирә-юньдәге матурлык белән хозурланырга мөмкин.

Яр буенда да үзгәреш бар – “Мин яратам сине, Чирмешән!” сүзен (яратам сүзе – йөрәк рәвешендә) кабат, яңа, каты, зур ташлар кулланып язганнар, татрча, русча да.

-Күлнең суы гына гел китеп тора, бу проблеманы хәл итү юлын һаман таба алмыйбыз, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.
фото: автор
Нет комментариев