Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге бер кибеттән, акча түләмичә, товар алып чыкканнар

Читтән килгән кешеләр Чирмешәндәге сәүдә нокталарының берсеннән барлыгы 18 мең сумлык кием алганнар, тик аның өчен «түләргә» генә онытканнар.

Гомумән, 28 июльдән 3 августка кадәр район полиция бүлегенең дежур частена 34 хәбәр килгән. Бу чорда урлау белән бәйле ике җинаять эше кузгатканнар. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан өч административ беркетмә төзелгән.

Узган атнада юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән.

Бу чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 56 очрагы ачыкланган, шул исәптән исерек килеш транспорт белән идарә итүнең бер факты мәгълүм.

Мордва Афонькәсе авылында яшәүче якташыбыз кесә телефонын урлаган билгесез кешене җаваплылыкка җәлеп итүне сорый. Хәзер әлеге хәл тикшерелә.

Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев