Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә "Ышаныч тартмалары" буш

Көнкүреш коррупциясе өлкәсендә җинаятьләрнең күбесе сәламәтлек саклау һәм социаль яклау өлкәләренә туры килә, дип билгеләгән Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узган чарада, Коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышында. Әлеге киңәшмәдә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин да катнаштылар....

Көнкүреш коррупциясе өлкәсендә җинаятьләрнең күбесе сәламәтлек саклау һәм социаль яклау өлкәләренә туры килә, дип билгеләгән Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узган чарада, Коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышында.

Әлеге киңәшмәдә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин да катнаштылар.
-Соңгы вакытта халыктан бу мәсьәләгә бәйле мөрәҗәгатьләр саны арткан, - ди Рәсим Гариф улы. - Коррупция белән бәйле җинаятьләр саны да үсештә. Вазыйфаи затлар тарафыннан ачыкланган ришвәтчелек очраклары узган ел белән чагыштырганда дүрт тапкыр күбәйгән. Кайбер авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф, медицина һәм халыкка хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләренә һәм җитәкчеләренә карата җинаять эшләре кузгатылган. Медицина өлкәсендә иң еш очрый торган хокук бозулар рәтендә - инвалидлык алу, медицина хезмәте күрсәтү һәм хәрби бурычтан азат итү өчен ришвәт алу күпчелек. Әйтергә кирәк, мондый очраклар безнең районда да булды. Кызганычка каршы, райондашларыбыз әлеге проблемага битараф. Район хакимияте, күпфункцияле үзәк һәм район больницасы биналарында урнаштырылган "Ышаныч тартмалары" гел диярлек буш. Ә бит без аноним хатларны да карыйбыз, тикшерәбез. Форсаттан файдаланып, райондашларыбызны активрак булырга чакырам. "Халык контроле" электрон системасында да коррупциягә багышланган бүлекчә бар, анда да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Коррупциягә – юк! Ышаныч тартмалары