Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшүсмерләр дә эш таба

Җәйге каникуллар вакытында 51 яшүсмер вакытлыча эш тапкан. Аларның күбесе район үзәгендәге оешмаларда, шәхси эшмәкәрләрдә эшләгән. Бу яшүсмерләргә, хезмәт хакыннан тыш, район мәшгульлек үзәге дә матди ярдәм күрсәтте. Мәшгульлек үзәгенә агымдагы елда 698 кеше мөрәҗәгать иткән, 201се эш эзләүче буларак исәпкә куелган һәм 133сенә эшсезлек буенча пособие билгеләнгән. Бу эшсезләрнең...

Җәйге каникуллар вакытында 51 яшүсмер вакытлыча эш тапкан. Аларның күбесе район үзәгендәге оешмаларда, шәхси эшмәкәрләрдә эшләгән.

Бу яшүсмерләргә, хезмәт хакыннан тыш, район мәшгульлек үзәге дә матди ярдәм күрсәтте.
Мәшгульлек үзәгенә агымдагы елда 698 кеше мөрәҗәгать иткән, 201се эш эзләүче буларак исәпкә куелган һәм 133сенә эшсезлек буенча пособие билгеләнгән. Бу эшсезләрнең 7се кыскартылуга эләккән. Эшсезләр арасында 30 яшькә кадәрге 16 кеше дә бар.
Үзәк эшсез калган 36 кешегә өстәмә һөнәр үзләштерү мөмкинлеге дә тудырган. Ике якташыбыз үзәк ярдәме белән үз эшен башлап җибәргән, быел тагын ике кеше шундый мөмкинлектән файдалана алачак.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшсезләр Чирмешән хәбәрләре