Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә "Яшьләр көне": башта концерт, аннары - дискотека

"Яшьләр көне"н билгеләп үткән кичтә яшьләрнең ял итү үзәге каршына йөзләгән кеше җыелды. Яше-карты рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Һәм бу юкка гына түгел, чөнки бу бәйрәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры килде. Дөрестән дә, бу ике бәйрәм бер-берсеннән аерылгысыз, оештыручылар алдагы елларда да аны берләштереп уздырырга дигән карарга...

"Яшьләр көне"н билгеләп үткән кичтә яшьләрнең ял итү үзәге каршына йөзләгән кеше җыелды. Яше-карты рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Һәм бу юкка гына түгел, чөнки бу бәйрәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры килде.


Дөрестән дә, бу ике бәйрәм бер-берсеннән аерылгысыз, оештыручылар алдагы елларда да аны берләштереп уздырырга дигән карарга килде.

Яшьләр көнендә читтән килгән җырчылар да катнашты. Үзебезнең үзешчән артистларыбызның, кунаклар - Радик һәм Равия Шәрипҗановларның, Римма Никитинаның да чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде. Аларга кушылып җырладылар, биеделәр дә. Алсу Шәмсиева бәйрәмне бик кызыклы итеп алып барды. Концерт номерлары төрле уеннар белән үрелеп барганга, кичнең узганы сизелми дә калды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined