Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүче татар кызы чуваш телен дә яхшы белә

Телләр белү - байлык, бу дөрестән дә шулай. Телләрне өйрәнергә бер вакытта да соң түгел. Чирмешәндә яшәүче Рушания Захарова белән очрашып сөйләшкәч мин моңа тагын бер кат инандым. Кайбер татар, чуваш яки башка милләт кешеләре ана телләрендә укый-яза белмиләр, ә минем танышым чувашча сөйләшергә хәтта укырга да өйрәнгән. Иске Кади...

Телләр белү - байлык, бу дөрестән дә шулай. Телләрне өйрәнергә бер вакытта да соң түгел. Чирмешәндә яшәүче Рушания Захарова белән очрашып сөйләшкәч мин моңа тагын бер кат инандым.


Кайбер татар, чуваш яки башка милләт кешеләре ана телләрендә укый-яза белмиләр, ә минем танышым чувашча сөйләшергә хәтта укырга да өйрәнгән. Иске Кади кызы Рушания Иске Элмәле егете Михаилга кияүгә чыга һәм алар алты ел әти-әни йортында гомер итәләр. Рушания шул вакытта чуваш телен үзләштерә дә инде.

-Бер карасаң, аны өйрәнүнең кирәге дә юк иде кебек. Гаиләдә күбрәк русча аралашабыз, каенанам да, ирем дә татарча белә, - дип сөйли яңа танышым. - Мин үзем кызыксынып өйрәндем. Әкренләп "Сувар" газетасыннан йолдызнамәләр укый башладым.

Захаровлар гаиләсендә өч бала - Артур, Мария, Руслан үсеп килә. Гаиләдә русча да, татарча, чувашча да аралашалар. Балаларга бишектән үк ата-ана телләрен өйрәткәннәр. Оныклар Иске Элмәлегә кайткач әбиләре белән - чувашча, Иске Кадидагы әби-бабалары белән татарча сөйләшәләр.

-Без гаиләдә мөселман һәм христиан бәйрәмнәрен дә билгеләп үтәбез. Гадәттә, ураза, корбан гаете бәйрәмнәрендә минем әниләргә кайтсак, Раштуа, Питрау, Пасха, Троица бәйрәмнәрендә каенанама, иремнең әбиләренә Ульяновкага да кунакка барабыз, - ди Рушания. - Христианнарда дини бәйрәмнәр аеруча күп бит. Мишаның әбисе белән бабасы да татарча бик яхшы беләләр. Шулай балалар ике диннең дә гореф-гадәтләрен, йолаларын белеп, күреп үсәләр. Мин моңа шатланып кына торам.

Яшьтән өйрәнгән тел онытылмый, ә күп телләр белгән кешегә хөрмәт арта гына. Һәр милләт кешесе өчен аның телендә аралашкан, һичъюгы берничә сүз әйткән кеше дә якын була.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Яшәүче яхшы белә чуваш телен ТАТАР КЫЗЫ