Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүче авылдашының автомашинасыннан акча урлаган

01 Узган атна янгын-коткару хезмәткәрләре өчен тыныч узган, янгыннарга һәм юл-транспорт вакыйгаларына чыгарга туры килмәгән. Бу хакта 135нче янгын частеннән белештек. 02 4нән 11 июньгә кадәр, полиция бүлекчәсенә 31 хәбәр кабул ителгән, 3 җинаять эше кузгатылган. Район юлларында 2 юл-транспорт вакыйгасы булган, икесендә дә - матди зыян бар. ЮХИДИ хезмәткәрләре...

01 Узган атна янгын-коткару хезмәткәрләре өчен тыныч узган, янгыннарга һәм юл-транспорт вакыйгаларына чыгарга туры килмәгән. Бу хакта 135нче янгын частеннән белештек.

02 4нән 11 июньгә кадәр, полиция бүлекчәсенә 31 хәбәр кабул ителгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында 2 юл-транспорт вакыйгасы булган, икесендә дә - матди зыян бар. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 86 очрагын теркәгән. Бер машина йөртүчене транспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен тоткарлаганнар.

1990 елгы чирмешәнле үз авылдашының - хатын-кызның автомашинасыннан 20700 сум акча урлаган. Соңыннан ул гаебен таный, бу хакта беркетмә төзелгән.

"Шешмастройсервис" җәмгыятенең Туймәт авылы янындагы вагоннан төзелеш материаллары урлаганнар. Тикшерү бара.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 10 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.

03 Узган атна ялларында ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә тәүлегенә 15-17 чакырту кергән. Фельдшер Гөлнур Әхмәтҗанова әйтүенчә, нигездә йөрәк-кан авыруларыннан интегүчеләр янына барырга туры килгән. 9 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган, салкын тидерүчеләр һәм аллергия очраклары бар.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 49 заявка үтәгәннәр. Болар - газ җиһазларын ремонтлау һәм көйләү белән бәйле чакырулар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined