Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә узачак "Үлемсез полк" маршында Трофимовлар да портретлар белән чыгычак

Чирмешәннән Владимир Трофимовның Әккәрәйдә яшәүче оныгы Оля узган елда "Үлемсез полк" маршына Пантелей бабасы портретын алып чыккан иде. Ә быел исә Җиңү бәйрәмен шул бабасының энесе Василийга "күрсәтмәкче". Дөрес, мәрхүмнең фотосурәте булмаганлыктан, транспарантка аның исем-фамилиясе, туган, үлгән еллары гына язылган. -Әтинең энесе, минем абзыем Василий Иванович Трофимовның фотосын эзләсәм дә...

Чирмешәннән Владимир Трофимовның Әккәрәйдә яшәүче оныгы Оля узган елда "Үлемсез полк" маршына Пантелей бабасы портретын алып чыккан иде. Ә быел исә Җиңү бәйрәмен шул бабасының энесе Василийга "күрсәтмәкче". Дөрес, мәрхүмнең фотосурәте булмаганлыктан, транспарантка аның исем-фамилиясе, туган, үлгән еллары гына язылган.


-Әтинең энесе, минем абзыем Василий Иванович Трофимовның фотосын эзләсәм дә - таба алмадым. Ул 1943 елда Ерак Көнчыгышта үлә. Сапер булган. Фотосалонда аның исем-фамилиясен язып, матур итеп рамка ясап бирделәр, бәясе дә кыйммәт түгел. Митингтан соң ул рамканы әтинең фотосы белән янәшә эләчәкмен, - ди Владимир Трофимов. - Май кердеме, мин ел да әтинең - Пантелей Ивановичның зурайтылган фотосын эш кабинетымнан өйнең иң түренә алып чыгып куям. Җиңү бәйрәме, җырдагыча, күз яшьле бәйрәм - әтиләрне, бабайларны искә алу көне.

Минем әти Пантелей Иванович 1939 елда армиягә алына, кайтырга гына дигәндә, сугыш башлана. Офицер булып, сугышчан медальләр тагып, 1946 елда туган авылына исән кайтырга насыйп була. Ул Польшага кадәр барып җиткән, сугыштан соң колхоз рәисе, аннан ветеринар булып эшләде. Әти 1967 елда дөнья куйды. Ә "Үлемсез полк"ны уйлап табучы - бик молодец кеше. Чөнки илебездән сугышта якыннарын, туганнарын югалтмаган гаилә бармы икән?! Без шулай мәрхүмнәрне искә алабыз, сугышны узганнарга хөрмәт күрсәтәбез. Балаларыбыз, оныкларыбыз моны күреп үсә, үзләре дә хәтер маршына чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined