Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә угрылар автомашиналарга “һөҗүм“ итәләр

01 Июльнең соңгы атнасында районда янгыннар булмаган. Ульяновка депосы бригадасына Иске Котыш авылы янында янган чүп - чарны сүндерергә барырга туры килгән. 02 23нән 30 июльгә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекечәсенә 29 хәбәр кергән. Шул чорда 3 җинаять эше кузгатылган. Район юлларында ике юл - транспорт вакыйгасы булган, икесе...

01 Июльнең соңгы атнасында районда янгыннар булмаган. Ульяновка депосы бригадасына Иске Котыш авылы янында янган чүп - чарны сүндерергә барырга туры килгән.

02 23нән 30 июльгә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекечәсенә 29 хәбәр кергән. Шул чорда 3 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында ике юл - транспорт вакыйгасы булган, икесе дә матди зыян белән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 25 кеше ачыкланган, берсе транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 13 административ беркетмә төзегәннәр.

Чирмешәндә "КамАз" машинасы кабинасыннан билгесез кешеләр шоферның 10 мең сум акчасын урлаганнар.

Иске Элмәледә яшәүче берәү терлекчелек фермасы территориясендә авылдашын кыйнаган.

Чирмешәннең Көньяк урамында ГАЗ - 66 машинасыннан аккумулятор урлаганнар. Матди зыян 3000 сум.

03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 19 - 20 чакырту кергән.

-Көннәр артык кызу торганга шимбә - якшәмбе көннәрендә йөрәкләре сау булмаган кешеләргә чакырту аеруча күп булды, - ди фельдшер Гөлнур Әхмәтҗанова.- Көнкүрештә җәрәхәт алуның һәм ОРВИ белән чирләүнең берничә очрагы булды.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 34 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined район