Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “сызгыра торган” чыршы бастырдылар

Быел районда 15-16 метр озынлыктагы төп чыршы район Советы каршындагы мәйданда "кунаклады". Ул Чирмешәннең Тынычлык урамында Ильяс һәм Гөлфия Хәйруллиннар йорты янында үскән. -Аның үсентесен 1988 нче елда өй алдына ПМКдан алып кайтып утырткан идек. Әүвәл чаклы гына булса, соңгы елларда ул бик каты үсеп китте, көчле җилләрдә шомлы сызгырып...

Быел районда 15-16 метр озынлыктагы төп чыршы район Советы каршындагы мәйданда "кунаклады". Ул Чирмешәннең Тынычлык урамында Ильяс һәм Гөлфия Хәйруллиннар йорты янында үскән.

-Аның үсентесен 1988 нче елда өй алдына ПМКдан алып кайтып утырткан идек. Әүвәл чаклы гына булса, соңгы елларда ул бик каты үсеп китте, көчле җилләрдә шомлы сызгырып та шикләндерә иде. Авып китәр дип тә курыктык, чөнки газ торбасы, ут чыбыклары да шуның яныннан үтә. Менә егетләр үзәккә бастырабыз дип, кисеп алып киттеләр. Безгә файда: өй алдыбыз ачылып калды, өстәвенә чыршыбыз бизәнеп, матурланып халыкка бәйрәм шатлыгы өләшсә, икеләтә отабыз. Аның күркәләре дә уенчыклар кебек эленеп тора. Кисеп киткәч, елап та алдым әле, әллә ничек жәл булып китте, 30 ел үстердек бит,- ди Гөлфия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы чыршы Үзәк чыршы

2
X