Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә сан алу җайлы бара

1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу башланды. Мин һәр көнне 12ләп йортта булам, әлегә эш бик җайлы бара. Халык сан алучыларны ачык йөз белән каршылый. Мин инде бу чарада өченче тапкыр сан алучы буларак катнашам. Тәҗрибәң бар, монысында да булышмыйсыңмы, дигәч ризалаштым. Кызым Айгөл дә бу эшкә алынды. Җәй...

1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу башланды. Мин һәр көнне 12ләп йортта булам, әлегә эш бик җайлы бара.

Халык сан алучыларны ачык йөз белән каршылый. Мин инде бу чарада өченче тапкыр сан алучы буларак катнашам. Тәҗрибәң бар, монысында да булышмыйсыңмы, дигәч ризалаштым. Кызым Айгөл дә бу эшкә алынды. Җәй безгә, укытучылар өчен ял - отпуск вакыты бит, өстәмә акча эшләп алу мөмкинлеген ник файдаланмаска?!
Һәр сан алучыга 500дән артыграк хуҗалык туры килә. Дөрес, беренче көннәрдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты, авыррак булды. Бу эштә төгәллек кирәк. Инструкторыбыз бик җайлы, сорау туса шалтыратабыз, барын да аңлата. Кич белән, телефон аша, инструкторга ничә хуҗалыкта булып, ничә гектар җир теркәлгәнен әйтәбез. Ә иртән инструкторлык участогына барып отчет бирәбез.
Бер кергән йортта 20-30 минутлар торыла, 6 битле бланк тутырабыз, әле кич белән өйгә дә язу эшләре кала. Авыл хуҗалыгын исәпкә алу халык санын алуга караганда катлаулырак. Бланкларны дөрес тутырырга, санау эше дә күп. Халык белән аралашканда психолог та булырга кирәк. Кайбер йортларга берничә тапкыр да барырга туры килә. Андыйлар белән элемтәгә кереп, яки күршеләре аша белешеп өйдә вакытларын туры китерәбез.
Мәгълүматлар туплау үзе бер кызык. Район үзәгендә мал асраучылар күп түгел, мөгезле эре терлек, дуңгызлар бик аз. Кәҗә, сарык асраучылар байтак, куян тотучылар да бар икән. Күпчелек тавык асрый.
Энҗе Ганиева,
сан алучы.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сан алу бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы