38 ел бер оешмада эшләгән Чирмешән ветераны бүләк газета укыячак
Безнең районда

38 ел бер оешмада эшләгән Чирмешән ветераны бүләк газета укыячак

Чирмешәннән хезмәт ветераны Валентина Ильмендеевага көтелмәгән бүләк ясадылар. Ул киләсе елның беренче яртыеллыгына район газетасына подписка - бүләк иясе.

38 ел (!) элеккеге МСО оешмасында эшләп чыккан пенсионерны “Щит” төзелеш  җәмгыяте конторасына чакырганнар. Җәмгыять директоры Фәрхать Мортазин аңа “Наш Черемшан”га подписка квитанциясен тапшырды.

-Көтелмәгән бүләк булды бу. Әле район газетасына язылып өлгермәгән идем. Үзем дә, ирем дә яратып укыйбыз аны, Чирмешәннең бөтен яңалыгын шуннан белеп торабыз. Шулкадәр кадерле бүләккә ничек шатланмыйсың инде?! Бу -  бүләктән бигрәк, сиңа игътибар, хөрмәт билгесе, анысына да күңелем булды. Хат ташучыбыз Лена уңган, газетаны вакытында  тарата: хәбәрләр соңармый, - дип сөенечен уртаклашты Валентина Ильдушевна.

“Щит”та мондый бүләкне нәкъ әлеге ветеранга тапшырулары юкка гына түгел икән.

-2011 елда, фирмабыз ачылганда,  смета ясаучыбыз юк иде. Ярдәм итүен сорап Валентина Ильдушевнага мөрәҗәгать иттек. Ул шунда ук тыңлады – килде, булышты. Моны һич онытмыйм. Андый яхшы белгечләр районда да берничә генә. Шуның өчен аны район газетасына яздырып сөендерергә булдык. Сорауларыбыз, гозеребез төшсә, без хәзер дә киңәшкә аның янына барабыз, рәхмәт, - ди бу уңайдан Фәрхать Әсхәт улы.

Фәрхать Мортазин үзе дә газетабызның тугрылыклы укучысы булып чыкты. Басманың бер санын да калдырмыйча укып бара икән.

-Кем ничектер, мин әүвәл котлауларны укыйм, дүртенче биттән башлыйм. Танышлар, дусларның туган көннәре турында шуннан беләбез. Элек – 30,40, 50 ел элек газетада язылган вакыйгаларга күзәтү дә бик ошый. Яхшы уйлап тапкансыз: ул чорда эшләгән, яшәгән кешеләрне исә алу, хезмәтләрен онытмау бу, - ди җитәкче. –Тагын райондагы демографик хәлне даими язып бару кирәк, чөнки бу зур проблема. Районнан кеше китә икән – димәк, шартлар тудырылмый дигән сүз, нәрсәнедер эшләп бетермибез. Эшмәкәрләр турында да языгыз, алыпсатарлар турында диюем түгел, ә менә җитештерү белән шөгыльләнүчеләр хакында. Җитештерү бар икән -  бу яңа эш урыннары, эш хакы дигән сүз. Шуларны да язсагыз, район газетасы тагын да эчтәлеклерәк, кызыклырак, бүләккә дә шәп булыр. Мин шулай уйлыйм.  

фото: автор

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев