Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Раштуа чыршысы үтте

Рождество Христово храмы настоятеле Николай Рыбочкин хуплавы белән, 7 гыйнвар көнне правословие активистлары тарафыннан балалар өчен Рождество чыршысы бәйрәме оештырылды. Бу көнне 2нче Чирмешән мәктәбе фойесында халык күп җыелды. Изге бәйрәм белән бер-берсен котларга олылар да, балалар да килгән. Әлбәттә Кыш бабай белән Кар кызыннан башка да булмый. Якшәмбе мәктәбендә...

Рождество Христово храмы настоятеле Николай Рыбочкин хуплавы белән, 7 гыйнвар көнне правословие активистлары тарафыннан балалар өчен Рождество чыршысы бәйрәме оештырылды.

Бу көнне 2нче Чирмешән мәктәбе фойесында халык күп җыелды. Изге бәйрәм белән бер-берсен котларга олылар да, балалар да килгән. Әлбәттә Кыш бабай белән Кар кызыннан башка да булмый. Якшәмбе мәктәбендә Мария Наумова җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр һәм 2нче Чирмешән мәктәбенең элеккеге укучысы Надежда Соснина "Христос родился" дип аталган кызыклы нәфис-музыкаль композиция тәкъдим иттеләр. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән ясадылар.

-Храм рухание Николай балаларга 85 пакет Рождество күчтәнәчләре таратты, - ди бәйрәмне оештыручыларның берсе Валентина Меркулова. - Аңа, эшмәкәр Юрий Игнатьевка, прихожаннарга бәйрәмне үткәрергә үз өлешләрен керткәннәре өчен бик зур рәхмәт.

Ирина Митяева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined раштуа чыршысы үтте