Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Мәрхәмәтлелек атналыгы"на старт бирелде

Бу атнада республикада, шул исәптән безнең районда да "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы - изге эшләр эстафетасы" акциясе бара. Әлеге акция кысаларында районда күп кенә хәйрия чаралары үтәчәк. "Изге эшләр көне" һәм "Янәшәдә ветераннар яши" акцияләре кысаларында ялгыз яшәүче өлкәннәргә, тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтеләчәк. Бу акцияләрдә аеруча...

Бу атнада республикада, шул исәптән безнең районда да "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы - изге эшләр эстафетасы" акциясе бара.


Әлеге акция кысаларында районда күп кенә хәйрия чаралары үтәчәк.

"Изге эшләр көне" һәм "Янәшәдә ветераннар яши" акцияләре кысаларында ялгыз яшәүче өлкәннәргә, тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтеләчәк. Бу акцияләрдә аеруча мәктәп укучылары актив катнашачак, алар өлкән яшьтәге авылдашларының йортларын, өйләрен җыештыруда үзләренең ярдәмнәрен күрсәтәчәкләр.

"Спортивный Татарстан" акциясе кысаларында яшьләр ял итү үзәгендә яшьләр арасында флешмоб үткәрергә ниятлиләр. Моннан тыш үзәк хезмәткәрләре районның инвалидлар җәмгыяте белән берлектә хәйрия концерты да оештырырга планлаштыралар.

Лев Толстой елы кысаларында район китапханәләрендә әлеге язучыга багышланган чаралар: күргәзмәләр, "түгәрәк өстәл"ләр, әдәбият сәгатьләре узачак.

Архив фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined знайте старт бирелде Мәрхәмәтлелек атналыгына