Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесенә әзерләнәләр

Мәктәп укучылары "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесенә әзерләнә. Ул өч номинациядә узачак. Беренче номинациядә, башка милләт балаларыннан тыш, татарлар да катнаша. Мәктәпләрдә 5-11 класс укучылары иҗади бәйге кысаларында хикәя, әкият язалар. Аларда 1 урын алган эшләр 8 апрельгә кадәр район мәгариф бүлегенә тапшырылачак. Икенче номинация күбрәк фантазия сорый. Укучылар, укытучылар белән...

Мәктәп укучылары "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесенә әзерләнә. Ул өч номинациядә узачак.


Беренче номинациядә, башка милләт балаларыннан тыш, татарлар да катнаша. Мәктәпләрдә 5-11 класс укучылары иҗади бәйге кысаларында хикәя, әкият язалар. Аларда 1 урын алган эшләр 8 апрельгә кадәр район мәгариф бүлегенә тапшырылачак.

Икенче номинация күбрәк фантазия сорый. Укучылар, укытучылар белән берлектә, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү объектларында булып, рус, чуваш, мордва һәм башка милләт халыклары белән татарча сөйләшеп, интервьюны видеога төшерергә тиеш булалар. Отчетлар мәгариф бүлегендә кабул ителә.

Өченче номинациядә рус һәм чуваш мәктәпләре генә катнаша. Һәр мәктәптән 5-6 укучы экология елына багышлап "Туган ягым - яшел бишек" темасына музыкаль монтаж күрсәтә.

Җиңүчеләргә район мәгариф бүлеге һәм район газетасы редакциясенең Дипломнры, Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак.

Бәйге һәм аның шартлары турында тулырак мәгълүмат мәктәпләргә җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined