Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә милли тормышны җанландыралар

Узган атнада Бөтендөнья татар конгрессының райондагы җирле бүлеге бюросының чираттагы утырышы булды. Милләтпәрвәрләр "җәйге ял"дан соң милли эшләребезне җанландыра төшәргә сүз куештылар. -Без башка милләтләргә комачауламыйча, үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау буенча даими, максатчан эш алып барырга тиешбез. Шуларны башкару өчен махсус комиссияләр төзү, аларның әгъзаларын сайлап кую кую мөһим, -...

Узган атнада Бөтендөнья татар конгрессының райондагы җирле бүлеге бюросының чираттагы утырышы булды. Милләтпәрвәрләр "җәйге ял"дан соң милли эшләребезне җанландыра төшәргә сүз куештылар.

-Без башка милләтләргә комачауламыйча, үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау буенча даими, максатчан эш алып барырга тиешбез. Шуларны башкару өчен махсус комиссияләр төзү, аларның әгъзаларын сайлап кую кую мөһим, - диде җыенда иҗтимагый оешманың бүлек рәисе Шәүкәт Гатин.
Якташыбыз Фирдәвес Галиева үз чыгышында татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү зарурлыгы хакында әйтте. Аның фикеренчә, Чирмешәндә татар телен өйрәнергә теләүчеләргә мөмкинлекләр булдыру, оешмаларда татар телендә дә эш йөртү зарур.
Тиздән бүлекнең киңәйтелгән утырышын уздыру ниятләнә. Анда милләтпәрвәрләр киләчәккә конкретрак эшләр билгеләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы татар конгрессы