Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә күп балалылар яңа нигездә йорт төзиләр

2012 елдан, күп балалыларга җир участоклары бирелә башлаганнан бирле, районда 106 гаилә йорт төзү өчен участок алган. Шуларның 14се җир кишәрлеген быел теркәгән. -Җир участогын район үзәгендә алырга теләүчеләр күп, тик ул теркәлү урыны буенча гына бирелә, - ди район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Тайдакова. - Теркәлгән...

2012 елдан, күп балалыларга җир участоклары бирелә башлаганнан бирле, районда 106 гаилә йорт төзү өчен участок алган. Шуларның 14се җир кишәрлеген быел теркәгән.

-Җир участогын район үзәгендә алырга теләүчеләр күп, тик ул теркәлү урыны буенча гына бирелә, - ди район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Тайдакова. - Теркәлгән бар­лык җир учас­ток­ла­рының 26сы авыл җирлекләренә туры ки­лә. Әмма Шешминка, Андреевка, Мордва Афонькәсе кебек авылларда күп балалы гаи­ләләр арасында җир кишәрлекләре алучылар бөтенләй юк.
Элек­кеге аэропорт уры­нында күп балалы 80 гаиләгә җир бирелгән, яңа микрорайонда тагын 40 җир участогын резервта калдырганнар. Бүгенге көндә палатада җир алырга теләүче тагын бер гаиләнең гаризасы бар, документлар Казанда теркәлү үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре