Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә котельныйлар күбәячәк

Район үзәгендәге оешмаларның үз автоном ягу системасы булырга тиеш. Билгеле, газда эшләргә көйләнеп ясалса, алар байтак акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Бинаны электр белән җылыту турында әйтәсе дә юк, ул бик чыгымлы. Әнә Андреевкада клубны шулай ягып, байтак средствоны "җилгә очыралар". Элек Түбән Кәминкәдә дә мәдәният учагын электр ягып җылыттылар,...

Район үзәгендәге оешмаларның үз автоном ягу системасы булырга тиеш. Билгеле, газда эшләргә көйләнеп ясалса, алар байтак акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Бинаны электр белән җылыту турында әйтәсе дә юк, ул бик чыгымлы. Әнә Андреевкада клубны шулай ягып, байтак средствоны "җилгә очыралар". Элек Түбән Кәминкәдә дә мәдәният учагын электр ягып җылыттылар, моңа ел саен йөз меңнәрчә сум акча тоттылар. Былтыр котельный газ белән эшләргә күчерелде. Кыска гына вакыт арасында да аның акчаларны берничә мәртәбә экономияләвенә инандылар.
Чирмешәндә дистәдән артык бинага ике котельный җылы бирә. Бушка түгел, билгеле. Әгәр һәр оешма кечкенә булса да, әмма заманча казан куеп, үз котельныен ясаса, белгечләр әйтүенчә, чыгымнар бермә-бер кимиячәк. Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да бу эшкә кичекмәстән керешергә, документлар әзерләргә кушты.
Район үзәгендәге ике катлы күпквартиралы тагын берничә йортта да ике контурлы газ казаннары куюны тизләтергә кирәк. Бу иң элек аларда торучыларның үзләре өчен яхшы булачак. Казанны үзең теләгән вакытта кабызасың, кулланган энергия өчен генә түлисең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы җылыту котельный