Чирмешәндә котельныйлар күбәячәк
Район үзәгендәге оешмаларның үз автоном ягу системасы булырга тиеш. Билгеле, газда эшләргә көйләнеп ясалса, алар байтак акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бинаны электр белән җылыту турында әйтәсе дә юк, ул бик чыгымлы. Әнә Андреевкада клубны шулай ягып, байтак средствоны "җилгә очыралар". Элек Түбән Кәминкәдә дә мәдәният учагын электр ягып җылыттылар,...