Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә канализация чокырына төшеп киткән бала исән-сау, коткаручысы больницада дәвалана

Узган якшәмбе көнне район үзәгендә бер бала югалуы турында таралган хәбәр, мөгаен, бер кешене дә битараф калдырмагандыр. Көндезге сәгать10да чана шуарга чыгып киткән 10 яшьлек малай эзсез югала. Әүвәл аны якыннары һәм туганнары классташларыннан, дусларыннан эзлиләр. Бала югалуы турында хәбәр социаль челтәрләрдә дә бик тиз тарала. Берничә сәгать дәвамында аны...

Узган якшәмбе көнне район үзәгендә бер бала югалуы турында таралган хәбәр, мөгаен, бер кешене дә битараф калдырмагандыр.

Көндезге сәгать10да чана шуарга чыгып киткән 10 яшьлек малай эзсез югала. Әүвәл аны якыннары һәм туганнары классташларыннан, дусларыннан эзлиләр. Бала югалуы турында хәбәр социаль челтәрләрдә дә бик тиз тарала. Берничә сәгать дәвамында аны полиция, янгын-коткару хезмәте һәм дистәләгән волонтер эзли. Ун сәгатькә якын вакыт уза...

Кышкы көн дә бик кыска бит. Бала очраклы рәвештә табыла. Бу очракта, бәхеткә дияргә кирәктер, волонтерларның берсе - Гөлия Яруллина караңгыда канализация чокырына төшеп китә. Югалган бала шунда була. Буш, әлегә файдаланылмаучы коедан чыгарып, малайны больницага озаталар.

-Аллага шөкер, улыбыз сау-сәламәт, бик курыккан гына. Әле больни- цада, әмма бер-ике көннән чыгарабыз диделәр, - ди Булатның әнисе Миләүшә Мөхәммәтшина. - Форсаттан файдаланып, улыбызны эзләүдә катнашкан барлык чирмешәнлеләргә,аеруча Гөлиягә, зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Гөлия Яруллинаның егылуы , кызганычка каршы, эзсез узмаган, аның умыртка баганасына зыян килгән.

Гөлиянең үзе белән дә сөйләштек.

-Мин ул коега егылып төшкәч, әүвәл анда без эзләүче бала икәнен аңламадым. Авыртудан, куркудан кычкырып җибәрдем, ул да, балакай, сискәнеп куйды. Аннан соң инде, курыкма, без сине эзлибез, дип тынычландырдым аны. Бу минутларда ул бик шатланды инде, - ди Гөлия.

Бүген Гөлия өйдә генә, аякта йөри, ләкин "хәлем юк, башым әйләнә", ди.

-Баланы эзләүдә катнашкан һәр кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез, - ди Чирмешән полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев. - Һәм, форсаттан файдаланып, райондашларыбызга мөрәҗәгать итәбез: өсте капламаган канализация коелары, ачык чокырлар турында Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитетына хәбәр итүләрен сорыйбыз.

Гомумән, һәр оешма, һәр өй хуҗасы бу мәсьәләдә уяу, игътибарлы булсын иде.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә канализация чокырына төшеп киткән бала исәнсау коткаручысы больницада дәвалана